16+

Аеруча кансызлык белән үтерү буенча күршеләр беренче

Күрше Башкортстан республикасы вәхшиләрчә үтерүчеләр саны буенча беренчелеккә чыккан.

Күрше Башкортстан республикасы вәхшиләрчә үтерүчеләр саны буенча беренчелеккә чыккан.

Республика мондый җинаятьләр буенча башка төбәкләрне дә узып киткән. 

DailyStorm басмасы аеруча вәхшиләрчә үтерүчеләр саны буенча Россия төбәкләре рейтингын бастырган. Журналистлар рәсми статистиканы өйрәнгәннәр һәм кешеләрне кайда күбрәк үтереп тураклауларын ачыклаганнар.

Әлеге исемлектә беренче урынны күрше Башкортстан алган. DailyStorm мәгълүматлары буенча, республикада соңгы өч елда шундый аеруча кансызлык белән үтерелгән 18 җинаять теркәлгән. Рейтингта икенче урынны Краснодар крае алган, биредә 16 очрак булган, ә Мәскәү өлкәсе вәхшиләрчә үтерү буенча өченчедә, биредә шундый характерлы 14 җинаять кылынган. 

Бәхеткә, журналистлар төзегән исемлектә Татарстан юк, әмма бу әле тынычланырга дигән сүз түгел, Ходай тарафыннан бирелгән гомеребезне игелекле гамәлләр кылып кына үткәрсәк икән ул. 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading