16+

Агитация пикетлары – вакыт белән сыналган алым

Сайлау алды кампаниясе барышында сәяси партияләр сайлаучыларны үзләренең программалары, депутатлар белән таныштыру максатын куя. Урам пикетлары – агитация уздыруның иң кулай алымы.

Сайлау алды кампаниясе барышында сәяси партияләр сайлаучыларны үзләренең программалары, депутатлар белән таныштыру максатын куя. Урам пикетлары – агитация уздыруның иң кулай алымы.

Партия тарафдарлары һәм волонтерлар халыкка партияләрнең проектлары турында сөйли, Бердәм сайлау көнендә тавыш бирү хокукыннан файдаланырга чакыра.

 КПРФның Татарстан төбәк бүлекчәсе агитациянең традицион формасын – сайлаучылар белән аралашуга басым ясый. Шул ук вакытта алар заманча технологияләрне – интернет ресурсларын да онытмый: социаль челтәрләрдә дә аралашу бара. Агитациягә ЛДПР да басым ясый. Алар брошюралар һәм листовкалар тарата, шулай ук агитйөгереш уздырып, торак пунктларда халык белән очрашырга ниятлиләр.
“Бердәм Россия” дә вакыт белән сыналган агитацияне нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Казанда пикетлар 16 ноктада үткәрелә, шуларның берсе – Игенчеләр сарае янында.

Волонтерлар халыкка партиянең программасы язылган буклетлар өләшә, “Мой депутат” дип аталган сервисның эшчәнлеге белән таныштыра. Әлеге проект белән кызыксынучылар күп, аларга пикетчылар депутатлар белән ничек элемтәгә керергә һәм сораулар биреп, тәкъдим-теләкләр калдырып булуын аңлата. Буклетларда кайнар линия телефоны язылган.
Шундый агитация буклеты белән танышып чыккан Алина белән Алексей фикеренчә, әлеге листовкалар партияләр турында күбрәк белергә булыша, аның максатлары, программасы белән танышу мөмкинлеге бирә.

“Мой депутат” онлайн-сервисына шалтырату яки хәбәр язып җибәрү мөмкинлеге булу – халык өчен бик уңайлы, ләкин без бу шәһәрдән түгел, Казанга Санкт-Петербургтан килгән идек. Татарстанлылар өчен бу бик яхшы проект”, – диде Питер яшьләре.
Фәния апа Газизова әлеге мәгълүмат таратуны шулай ук уңай бәяләп, яхшы ысул дип атады.

“Безгә – өлкән яшьтәгеләргә, агитация буклетларын уку җайлырак, чөнки безнең буын интернетта бик күп утырмый. Ә болай без күрәбез, укыйбыз, депутатлар белән танышабыз. Барысы да ачык, аңлаешлы итеп язылган. Сайлауларга бармый калганыбыз юк, Алла боерса, быел да барачакбыз”, – дип, Фәния апа фикере белән уртаклашты.
Пикет нокталары янында 3D зонасы бар: теләге булган һәркем күләмле матур сурәтләр янында истәлекле фотога да төшә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading