16+

Аграр уку йортында укучыларның акчалары арта

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү максатыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан кайбер төр түләүләр арттырыла. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү максатыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан кайбер төр түләүләр арттырыла. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

- Югары һәм урта һөнәри белем алып, белгечлеге буенча эшкә кайтучылар өчен бер тапкыр түләнә торган акча 750 мең сум булачак. 
- Федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә республикада эшләп килүче дәүләт мәгариф оешмаларында көндезге бүлектә югары белем алучы студентлар өчен исемле стипендия 5 мең сум, аграр юнәлештә һөнәри белем бирүче  дәүләт мәгариф оешмаларының көндезге бүлегендә  укучы студентлар өчен әлеге акча 3 мең сумга җитәчәк.  
- Казан дәүләт аграр университеты федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә һәм Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 3-5 курсларда укучы студентлар  Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә практика узган вакытта стипендияләре 3 мең сум булачак. 
Әлеге түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты аша башкарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading