Татарстанда быелның 2 декабренә кадәр 2023 ел өчен милек салымнарын түләп бетерергә кирәк.
Республикада быел физик затлардан күчемсез милек, транспорт һәм җир кишәрлеге өчен 9,6 миллиард сум салым түләүләре җыелыр, дип фаразланыла. НДФЛ салымнары 3,5 миллиард сумны тәшкил итәр, дип уйланыла.
Үзебезнең акча
Физик затлардан кергән салым түләүләре республика бюджетында кала, ягъни, федераль үзәккә җибәрелми.
– Физик затлар 2 декабрьне көтмәстән, инде хәзер үк 4 миллиард 700 миллион сум салым түләүләрен башкарды. Татарстанлылар салым түләүләренә җаваплы карый. 2023 елда үтәлеш 98 процентны тәшкил иткән иде, быел 99 процент булыр дип ышанабыз, – диде Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Кемнәр салым түли?
Фатир, йорт, дача, гараж, җир кишәрлеге, транспорт чарасы һәм машина кую өчен рәсмиләштерелгән урын хуҗалары милек салымы түләргә бурычлы. Салым түләве елына бер мәртәбә башкарыла. Күчемсез милек Росреестрда теркәлгәннән соң салым түләве гамәлгә керә.
Кеше йортында, фатирында яшәмәгән, гаражыннан файдаланмаган очракта да, салым түләвен башкарырга тиеш. Күчемсез милекнең бер өлешенә генә хуҗа булсаң, шул өлеш өчен генә түлисең. Әгәр күчемсез милек 18 яшькә кадәрге бала исемендә булса, аның өчен салымны ата-анасы яки опекуны-караучысы күчерә. Электромобиль хуҗалары быел 2023 ел өчен транспорт салымы түли. 2024-2025 еллар өчен электромобильләр “транспорт салымы” түләвеннән азат. Кыйммәтле автомобиль өчен өстәмә салым билгеләнә. Татарстанда кешеләрдә бәясе 10 миллион сумнан арткан 300 берәмлек автомобиль исәпләнә.
– Банкларга салган акчаларыңның еллык процент кереме 150 мең сумнан артса, салым билгеләнә. Андый кешеләр республикада 33 мең. Шулай ук 200 кешенең банкларга салган акчаларының еллык процент кереме 1 миллион сумнан артык, аларга да салым түләттерелә, – диде Марат Сафиуллин.
Кемнәрдә салым ташламалары?
Быел салым ташламалары 1,9 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Ветераннар, инвалидлар, пенсионерлар һәм башка категория гражданнар салым түләүдә ташламалардан файдалана. Мәсәлән, пенсионер үзенең милкендәге фатир, йорт, гараж өчен салым түләгәндә, шуларның берсенә салым түләмәскә хокуклы.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләсе (хатыны һәм балалары), ата-анасы; конрактчы; Росгвардия хәрбиләре; һәлак булган сугышчы гаиләсе салым ташламаларыннан файдалана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның бертуган абый-энеләренә һәм апа-сеңелләренә салым түләве ташламасы каралмаган. Марат Сафиуллин “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына аңлатма биргәнчә, “махсус хәрби операция тәмамланганнан соң анда катнашучыларга салым түләүләрендәге ташламаларның дәвам итүе яки гамәлдән чыгарылуы әле закон белән тәгаенләнмәгән”.
Түләү тәртибе
– Физик затларга 2 миллион 410 мең хәбәр җибәрелде. Хәбәр почта аша килә яки шәхси кабинетта ФНС (nalog. ru) сайтында күренә. Салым түләве 300 сумнан ким булса, андыйларга почта аша хат җибәрелми. Күчергән акчасы 2023 ел өчен билгеләнгән салым суммасын капласа, аларга да хат җибәрелми. Түләүләрне электрон рәвештә башкару җайлы. Татарстанда салым түләүләрен 1,43 миллион кеше шәхси кабинет, ә 14,83 мең кеше Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша башкара, – диде Марат Сафиуллин.
Булмый качып урманга
Татарстанда 237 мең кешенең салым түләүләрдә билгеле бер суммаларда бурычлары бар. Салым яки штраф бурычлары 30 мең сумнан күбрәк булса, кеше чит илгә чыгарылмый. Республикада 6 мең кеше “чит илгә чыга алмаучылар” исемлегенә язып куелган. Сәяхәткә яки командировкага җыенганда бурычларны 2-3 ай алдан бетереп кую кирәк.
Салым түләү срогы (быел 1 декабрь ахыргы көн) узганнан соң, пени хисаплана башлый. Салым түләүләрен берничә ел түләмәгән кешеләргә бурычларының 20 проценты күләмендә штраф та билгеләнә. Белә торып түләмәүчеләргә штраф 40 процентка кадәр дә салына.
Марат Сафиуллин:”Салым түләүләреннән качып калып булмый, ул суд приставлары ярдәмендә барыбер түләттерелә. Вакытында түләү, хәерле”, – диде.
Комментарийлар