16+

Агуланган укучыларны өйләренә чыгарганнар

Бүген Актаныш район хастаханәсеннән 21 укучыны өйләренә чыгарганнар, дип хәбәр итә «Реальное время» газетасы.

Бүген Актаныш район хастаханәсеннән 21 укучыны өйләренә чыгарганнар, дип хәбәр итә «Реальное время» газетасы.

Кичә Актаныш район хастаханәсенә берьюлы 20гә якын мәктәп укучысы эләгүе турында хәбәр иткән идек. Алар агуланганнар яки эчәклек гриппы йоктырганнар дигән шик бар иде. Актаныш районы хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев әйтүенчә, укучыларда көчле гастроэнтерит дип фаразлана. Анализ нәтиҗәләре әлегә Казаннан әйләнеп кайтмаган. Кичә эч авыртуыннан зарланып хастаханәгә эләккән балалар саны кичкә 25 кә үк җиткән. Алар барысы да бер мәктәптән. Хәзер бу очрак буенча җинаять эше ачылган. Мәктәп ашханәсендә Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе тикшерү эшләре үткәрә. Мәктәптә элек үзләрендә пешергәннәр, быелдан читтән китертелгән ярымфабрикатларга күчкән булганнар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading