16+

“Агыйдел”дә кунаклар (+фото)

Актаныш районында урнашкан, палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" форумы үз эшен дәвам итә. Кичә "Агыйдел" форумы беренче кунакларын кабул итте.

“Агыйдел”дә кунаклар (+фото)

Актаныш районында урнашкан, палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" форумы үз эшен дәвам итә. Кичә "Агыйдел" форумы беренче кунакларын кабул итте.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев:

- Минемчә, әлеге форумның төп үзенчәлеге - аның төбәкара булуында. Татар телен төрле дәрәҗәдә белүче һәм төрле мохиттә яшәүче балалар үзара аралаша алуы бик уңай күренеш, - ди. Актаныш районы башкарма комитеты рәисе Илнар Фәттахов та форумны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, катнашучыларга уңышлар теләде.

Гомумсессия вакытында барлык балалар төп чатырда тренерлар белән якыннанрак таныштылар, күңелле уеннар уйнадылар, кыска метражлы видеоязмалар карадылар. Ә кече сессиядә төркемнәргә бүленеп, проект эшчәнлеге темасына тренинг үттеләр. Кичке чарада исә катнашучылар бер-берсенә төркемнәрен тәкъдим иттеләр. Биредә, һәрвакыттагыча, һәрберсе үзен иң оста, иң үзенчәлекле итеп күрсәтергә тырышты.

Бүген исә уку-укыту программасының дәвамы, гомум һәм кече сессияләр, интеллектуаль марафон булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading