16+

Ак Барс Банкның мобиль кушымтасы тиздән эшли башлаячак

Ак Барс банкының мобиль кушымтасы, шулай ук шәхси кабинетның web-версиясе техник өзеклек аркасында вакытлыча эшләми.

Ак Барс Банкның мобиль кушымтасы тиздән эшли башлаячак

Ак Барс банкының мобиль кушымтасы, шулай ук шәхси кабинетның web-версиясе техник өзеклек аркасында вакытлыча эшләми.

Бу хакта банкның матбугат хезмәте яза. Хәзерге вакытта проблемаларны чишү өстендә эш алып барыла. Тиздән мобиль кушымта эшләп китәргә тиеш.

- Бу тоткарлыклар сайтка һәм мобиль банкка арткан йөкләнеш белән бәйле, - дип билгелиләр матбугат хезмәтендә. Бүген көндез Ак Барс Банкы клиентлары исәп-хисап счетларыннан акчалары каядыр күчерелде. Бу Казан халкына гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләренә дә кагылды. Банкның мобиль кушымтасына кереп, кайнар линиягә дә  шалтыратып булмый. Оnline.akbars.ru битен ачканда, браузер буш битне күрсәтә. Мобиль кушымтага әле дә керергә мөмкин түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading