16+

«Ак чәчәкләр» республика бәйгесе быел 16 июньдә уза

16 июнь көнне Казанда Татарстанның иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү юбилейлы тантанасы - Медицина хезмәткәре көненә багышланган "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика бәйгесе узачак. Быел чара М. Җәлил исемле Опера һәм балет театрында узачак, дип хәбәр итә Татар-информ Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Бәйге 2008 елдан үткәрелә. Ул Габдрахман Әбсәләмовның романы исеме белән аталган.

Быел бәйгедә катнашуга 146 гариза бирелгән. Җиңүгә дәгъва кылучылар 6 номинациядә көрәшәчәк, һәр номинациядә өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы тәкъдим ителәчәк. Искәрмә булып бары "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясе тора.

Җиңүчеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Җиңүчене сайлауда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading