16+

Академикларның иң яшенә – 45, ә иң өлкәненә – 92 яшь

1991 елның 30 сентябрендә оешкан Татарстан Фәннәр академиясен чын мәгънәсендә, суверенитет баласы дияргә була, чөнки оештыру указына да республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе кул куя.

1991 елның 30 сентябрендә оешкан Татарстан Фәннәр академиясен чын мәгънәсендә, суверенитет баласы дияргә була, чөнки оештыру указына да республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе кул куя.

Моннан соң инде 25 ел вакыт узган. Татарстан Фәннәр академиясе үзенең чирек гасырлык юбилеен зур тантана белән билгеләп үтте. Юбиляр академияне котларга Минтимер Шәймиев тә килде. Үзенең Фәннәр академиясе булган республикалар илебездә дүртәү генә: шуларның берсе Татарстан! Бүген Республикабыз фәннәр акдемиясендә 37 академик, 73 мөхбир-әгъза, 32 шәрәфле һәм 14 чит ил әгъзасы һәм 105 аспирант бар. Академикларның иң яшенә - КФУ проректоры Марат Сафиуллинга 45 яшь, ә иң өлкән акадеамик Мәхмүт Гәрәевка 92 яшь.

Академия галимнәренең эше республикабыз тарихына алтын хәрефләр белән язарлык. Тарихчы галимнәр тырышлыгы белән Казаныбызның 1000 еллыгы фәнни исбатланган. Бөек Болгарның тарихи һәйкәлләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә дә академия галимнәре зур көч куйдылар. Татар энциклопедиясен төзү, Татар тарихы күпътомлыгын нәшер итү шулай ук академия галимнәренең фидакяр хезмәте нәтиҗәсе.

Бүген академия фәннең төрле юнәлешенедә эшләүче җиде институтны һәм берничә үзәкне берләштерә. Тантанада чыгыш ясаган, Минтимер Шәймиев академиянең үткәне, бүгенгесе турында горурланып һәм шатланып сөйләде, киләчәктә дә уыңышлар теләде.

- Фәннең бөтен казанышлары да кеше өчен булырга тиеш! - диде ул үз эшләрендә танылган галим-галимәләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырганда.

Тантанага иң олы яшьтәге академигыбыз Мүхмүт ага Гәрәев та килгән иде. Ул гомерен хәрби хезмәткә башгышлаган, алты сугыштан исән калган кеше буларак, академия һәм гомүмән ил алдында торган бурычларга тукталды.

Тантанада шулай ук Румыния, Азербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм башка күп кенә илләрдән дә галимнәр катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading