16+

Акчаны кайчан алыштыру отышлы?

Автомобиль, фатир, чит илләргә юллама бәяләре күп очракта евро, доллар курсларының үсешенә бәйле. Шуңа да күпләрне бу валюталарның икътисад базарындагы торышы кызыксындыра.

Автомобиль, фатир, чит илләргә юллама бәяләре күп очракта евро, доллар курсларының үсешенә бәйле. Шуңа да күпләрне бу валюталарның икътисад базарындагы торышы кызыксындыра.

Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, сумның кыйммәте әллә ни үзгәрмәгән, әмма нефть бәясенең тотрыксызлануы сизелә, нәтиҗәдә, сум да төшәргә мөмкин. Әлегә нефтьнең барреле 67,73 доллар тирәсендә тора. Соңгы арада долларның төшүе күзәтелде, ләкин ул хәзер тотрык­ланып килә, дип хәбәр итә «Российская газета». Белгечләр фикеренчә, евроның кинәт артуы соңгы айда төрле илләрдәге үзәк банкларның Америка долларыннан баш тартып, еврога өстенлек бирүе белән бәйле. Хәзер Америка доллары курсы 57,29 сум, европа валютасы 70, 60 сум тәшкил итә.

Акчаларны нинди валютада сакларга дигәндә, белгечләр хәзерге вакытта евро отышлы дигән нәтиҗәгә килгән. Әлеге валюта икътисад базарында тотрыклы булып сакланып килә. Апрельдә икътисадчылар доллар курсы 55-59 сум тирәсендә, евро исә 68-71 сум тирәсендә тибрәлер дип фаразлый. Чит ил валюталарын сатып алу өчен хәзер бик уңышлы вакыт түгел, ди белгечләр. Тагын бер-ике атна көтәргә киңәш итәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading