16+

Аксакаллар шурасы татар авылларында хәмер сату нокталарын арттырмаска чакырды

Аксакаллар шурасы дәүләт алкоголь инспекциясен приниципиаль булырга һәм татар авылларында хәмер сату нокталарын арттырмаска чакырды.

Аксакаллар шурасы дәүләт алкоголь инспекциясен приниципиаль булырга һәм татар авылларында хәмер сату нокталарын арттырмаска чакырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы этил спиртын һәм алкоголь продукциясен җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановка мөрәҗәгать юллады. Хат агымдагы елның 25 гыйнварында узган ведомство киңәшмәсе нәтиҗәләре уңаеннан язылды – киңәшмәдә ТР дәүләт алкоголь инспекциясе алдында авылларда хәмер сату буенча сәүдә нокталарын арттыру бурычы куела. Әлеге карар халык арасында хәмерне яшерен җитештерүне һәм ялган аракы сатуны булдырмау белән аңлатыла. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы үзенең канәгатьсезлеген белдерде һәм ведомство җитәкчесенә республиканың татар-мөселман җәмәгатьчелеге дә бу уңайдан актив рәвештә ризасызлык күрсәтүен хәбәр итте.

Шунысы игътибарга лаек: Нәзарәт имамнарының эшчәнлеге авылларда исерткеч эчемлекләр сату урыннарын киметүгә юнәлдерелгән. "Моның өчен хәзрәтләр җирле хакимият, халык, эшмәкәрләр, авыл советлары белән сөйләшүләр алып бара. Имамнарның тырышлыгы белән Татарстандагы 16 муниципаль районга караган 30 дан артык авылда кибетләрдә исерткеч эчемлекләр бөтенләй сатылмый яисә изге Рамазан ае вакытында туктатыла. Без моны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман дин әһелләре хезмәте нәтиҗәсе дип саныйбыз", - диелә хатта. Шул рәвешле, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең карары ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләренең халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәмер эчүдән баш тартырга чакыру һәм авылларда исерткеч эчемлекләрне сату нокталарын ябу буенча тырышлыкларын юкка чыгарачак.

Аксакаллар шулай ук игътибарны авылларда хәмер сату нокталарын арттыру бурычы татар-мөселман традицияләрен саклау мәсьәләләренә каршы куелуына юнәлтә һәм 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын каршыларга әзерлек баруын, әлеге зур тарихи дата Татарстанны Россиянең мөселман үзәге итеп күрсәтүен искәртә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесен әлеге мөһим мәсьәләдә принципиальлекне сакларга һәм Татарстан Республикасындагы татар авылларын хәмер сатудан сакларга чакырды.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading