16+

АКШта яшәүче 340 кг лы бер хатын 70 кг га кадәр ябыккан

Теннесси штатының Фейетвилл шәһәрендә яшәүче 340 кг лы бер ханым биш тапкырга ябыккан.

АКШта яшәүче 340 кг лы бер хатын 70 кг га кадәр ябыккан

Теннесси штатының Фейетвилл шәһәрендә яшәүче 340 кг лы бер ханым биш тапкырга ябыккан.

Милла Кларк бала вакытыннан ук симез булган. Кияүгә чыкканда авырлыгы 180 кг булган. Беренче баласын тапкач, 220 кг га арта. Тиздән 340 кг була. Артык авырлыктан ул ятып кына торырга мәҗбүр булган. Бөтен эшем ашау да, йоклау иде, дигән ул. Өч ел элек хирургия юлы белән артык авырлыктан котылырга ярдәм итә торган табиб аңа булышырга алына.

Милла Кларкның ябыгу процессын реалити-шоуда да төшерәләр. Башта ул 45 кг га үз тырышлыгы белән ябыга. Шуннан соң гына оерация ясыйлар. Берничә шундый процедурадан соң 70 кг гына кала. 

Фотолар: www.dailymail.co.uk

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading