16+

Аксубайда узган шахмат турнирыннан фоторепортаж

Шахмат - зур сабырлык, игътибар, аң-белем таләп итә торган уеннарның берсе. Район җирендә бигрәк тә шахмат уйный белүчене сирәк очратырсың, ә менә Аксубайда олысы, кечесенә шахмат "җене кагылган". Районның һәр мәктәбендә диярлек әлеге спорт төренә өйрәтә тоган түгәрәкләр эшли. Ел саен шахмат буенча 40 лап ярышлар уза. Якташлары Хәсән Туфан,...

Виталий Тимерясов күпләргә Казан Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының беренче ректоры буларак таныш. Виталий ага тумышы белән Аксубай ягыннан икән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга киткән. КФУда юрист белгечлеген үзләштергән. Һәрвакытта да туган авылын, мәктәбен, укытучыларын яратып искә алган. Кечкенәдән шахмат белән мавыккан. Виталий аганың кызы, Казан Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының хәзерге ректоры Асия Тимерясова исә әтисе истәлегенә багышлап Аксубайда шахмат турниры уздырырга булган. Бу идеяне Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов та хуплаган. Шул рәвешле районда тагын бер якташлары истәлегенә шахмат турниры барлыкка килгән. Әлеге турнир быел икенче тапкыр уза, киләчәктә дә аны үткәрү матур бер традициягә әйләнер ди оештыручылар. Шахмат турнирында командалы ярышта Аксубай 2 нче урта мәктәбе укучылары беренчелекне алып ун мең сум акчалата премия, кубок, медаль грамоталар белән бүләкләнде. Аксубайдагы шахмат ярышлары турындагы тулырак репортажны "Шәһри Казан" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.

Бүген турнирдан күренешләрне тәкъдим итәбез: (Эльвира Мозаффар фотолары)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading