16+

Актаныш интеллектуаль яшьләрне җыйды (+фото)

Кичә Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы башланып китте. Биредә интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшьләр җыелган. Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» Фонды тарафыннан чынга ашырыла.

Быел «Агыйдел» форумында 200-дән артык бала катнаша, алар арасында 150-се Татарстан Республикасының 14 районыннан килгән. Катнашучылар арасында Самара, Ульяновск, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе, Кыргызстаннан килгән балалар да бар. Форумның уку-укыту программасы гомум һәм кече сессияләр эшчәнлегенә нигезләнгән. Катнашучылар проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар курсы үтәчәк. Әлеге уку-укыту программасын Европа Советы һәм Европа программалары тренерлары алып барачак. Форумының башкарма директоры һәм «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сүзләренә караганда, быелгы программа - уникаль, ә форум үзе - мөмкинлекләр дөньясы. - Үзең өчен проектлар белән идарә итү дөньясын ачу мөмкинлеге, юнәлеш алу мөмкинлеге, шәхси һәм һөнәри яктан үсү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле! - дип, белдерде ул. Форум 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара турында тулырак язманы "Шәһри Казан" газетасының җомга саныннан укый аласыз.

Форумнан күренешләр:

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading