16+

Актанышта “Агыйдел” форумы үтәчәк

3-9 августта Актаныш районында II төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узачак.

3-9 августта Актаныш районында II төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узачак.

«Агыйдел» ул - инновацияләр һәм иҗат мәйданчыгы. Биредә үз идеяңне проект итеп формалаштыру мөмкинлеге дә бар. Форумда фән һәм төрле проектлар белән шөгыльләнгән яшьләр катнаша. Чараның программасы үз эченә проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинг курсын, Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, вуз профессорлары белән очрашулар, алардан лекцияләр тыңлау, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия һәм спорт уеннарын ала. Форум кысаларында республика вузлары катнашында профориентацион ярминкә дә узачак. Аның аша илнең төрле почмакларыннан килгән яшьләр Татарстанның интеллектуаль потенциалы белән таныша алачак, бәлки киләчәктә алар, шушында килеп, һөнәр дә алыр.

Проект идеяләрн еэшләргә, сессия материалларын үзләштерергә аларга тьютор-әйдаманнар булышачак. Әйдаман булырга теләүчеләрдән гаризалар агыйдел.рф сайтында кабул ителә. Форумның башкарма директоры сүзләренчә, "Агыйдел" ул яшьләргә шәхси һәм профессиональ яктан үсү өчен юнәлеш бирә.

Фото: агыйдел.рф

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading