16+

Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы гала-концерты узды

Актаныш Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе гала-концерты узды. Татарстан Республикасы Президенты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе патронаты астында узучы бу фестиваль Актаныш районында кунакта икенче тапкыр булды, дип хәбәр итә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат хезмәте.

Суперфиналга "юллама" оту өчен Мөслим, Минзәлә, Әгерже һәм Актаныш районнарыннан 760 яшь талант көч сынашты.
Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев гала-концертны ачканда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Татарстан мәдәниятенә керткән өлешен билгеләде:
- Унҗиде еллык тарихында фестиваль безнең сәләтле балаларны һәм аларның мөгаллимнәрен яңа дәрәжәгә күтәрде. Без инде күптән үзешчәнлек белән генә чикләнмибез, мәдәният йортларында дөньякүләм танылган классик әсәрләр яңгырый. Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балаларда үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыкты, илнең ижади югары уку йортларында белем алды, уңышлы шәхесләр булып үсте. Алар - республика киләчәген төзүчеләр, - дип белдерде район җитәкчесе.

5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр катнашучылары вокал (ялгыз жырчылар һәм ансамбльләр), бию һәм конферанс кебек өч төп номинация буенча чыгышларын тәкъдим итте.

Коллектив мөгаллимнәре өчен махсус түгәрәк өстәлләр уздырылды. Анда фестивальнең жюри рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина, Мәскәү сәхнә тәжрибәсе үзәге житәкчесе, хореограф-куючы Владимир Аносов, Татарстан Дәүләт жыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр тапшырулары мөхәррире Резидә Хәсәнова һ.б. катнашты.

Зона этабы жиңүчеләренең төп бүләге - 10-14 апрельдә Казанның "Уникс" концертлар залында узачак суперфиналга юллама.

Фестивальнең зона этаплары республиканың барлык муниципаль районнары өчен 1 февральдән 30 мартка кадәр уздырыла. Бәйгеләр инде Казан, Баулы, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үте. Чиратта - 16-17 мартта узачак Норлат зонасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading