16+

Актаныш мәктәбендә укучы 20 баланы берьюлы хастаханәгә салганнар

Татарстанның Актаныш районы хастаханәсенә мәктәптә укучы 16 баланы берьюлы салганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына райондагы үз чыганагы хәбәр иткән. Чыганак сүзләренчә, укучылар агуланганнар яки эчәклек гриппы йоктырганнар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га Актаныш Үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга кирәкле квалификацияле ярдәм күрсәтәләр һәм тикшерү үткәрәләр, дигән.

«Актаныш Үзәк район хастаханәсендә, пациентлар күпләп килгәндә, ярдәм итү өчен кирәкле ресурслар бар. Медицина анализлары алганнар һәм лабораториягә җибәргәннәр. Анализ нәтиҗәләре якын арада әзер булачак», – дип билгеләп үтәләр министрлыкта.

Хәзер Актаныш Үзәк район хастаханәсендә 1-6 сыйныф укучылары ята. Өч укучының хәле уртача авырлыкта булуы, калганнары җиңелчә зыян күрүе турында билгеле. Район хастаханәсе педиатрлары иртәдән бирле мәктәптә калган укучыларны тикшерә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading