16+

Актаныш районында ураза вакытында хәмер сатуны тыйганнар

Актаныш районының берничә авыл җирлегендә ураза аенда хәмер сатуны тыйганнар. Моны халык үзе сораган.

Актаныш районының берничә авыл җирлегендә ураза аенда хәмер сатуны тыйганнар. Моны халык үзе сораган.

Ә сатучылар аңлап кабул иткән. Барысы сигез авыл җирлегендә хәмер сатылмый, дип сөйләде безгә Актаныш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Тимерова.
– Әлеге күркәм традиция моннан ун еллар элек үк кергән иде инде. Баштарак берничә генә авыл шулай эшләсә, тора-бара аларның саны артты. Шушы көннәрдә генә Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы, Аккүз авыл җирлекләренә Теләкәй җирлеге дә кушылды. Бу эштә авыл башлык­лары активлык күрсәтә. Авыл халкы үзе дә битараф түгел. Соңгы елларда авыл мәчетләрендә ифтарлар уза. Актанышның ике мәчетендә дә көнаралаш ифтар оештырыла, – ди Ләйсән Тимерова.

Әлеге матур традицияне Иске Айман авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Мулланур Кашапов башлап җибәргән булган. Аннан күреп, башкалар да тартылган.
Бактың исә, Актанышта хәмерне Сабан туйларында да сатмыйлар икән. Бу гадәт бөтен авылга да таралды. Шөкер, милли бәйрәмебез хәмерсез уза, ди Ләйсән.
Шунысын да әйтергә кирәк: үткән елны Актаныш Сабан туена түбәтәй, калфак киеп килергә кушканнар иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading