16+

Актанышта күпсанлы сораулар буенча Сабан туен башка көнгә күчергәннәр

Күпсанлы халык соравы буенча милли Сабантуй бәйрәме 12 июнь көненә күчерелә.

Актанышта күпсанлы сораулар буенча Сабан туен башка көнгә күчергәннәр

Күпсанлы халык соравы буенча милли Сабантуй бәйрәме 12 июнь көненә күчерелә.

Бу хакта "Актаныш-информ"ның инстаграмында хәбәр ителә. "Район сабантуен 12 июньдә бәйрәм итәчәкбез. «Сабантуй» милли бәйрәме 5 июньдә районның авылларында, 12 июньдә Актаныш районы үзәгендә үткәреләчәк", диелгән анда.

Кызганыч, әмма әлеге хәбәр аны укучыларны шатландырмаган. Комментарийлар тискәре:

"Бездә чыгар инде... Инде укучы студент балалар сабан туйга кайтабыз диеп юлга чыктылар кайтырга... Хәзер көнен үзгәртеп куйганнар, нинди хәл соң ул????? 1 көн калгач шулай иттерәләр мени соң ул???"

 

"Хәзерге сабантуй гади халык өчен түгел инде, шул бай түрәләр өчен, нәрсә кыланасылары килә шуны кыланалар..."

"Гыйбрэт. Кеше сабантуена кайтам дип алдан көнен кайгыртып куя, план кора. азрак халык турында уйларга кирәк, авыл халкы елга 1 булган сабантуен көтеп ала..." 

Ә берәү бик матур теләк теләгән: "Ишеп яңгыр яуса ярар иде 12 көнне...". Яңгыр кирәк, сүз дә юк. Сабантуй көннеме, башкасымы - мөһим түгел.

Фото: https://agidelgos.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading