Шәһри Казан

Сабантуй тег белән яңалыклар

  • 20 август 2019 - 13:31
    Театраль Сабантуй батыры: «Быелгы Сабантуйда беренчелеккә чыгармын дип һич тә уйламаган идем»
    Гадәттә, июнь аенда уза торган театраль Сабантуйны, без – теләчелеләргә, августта уздырырга насыйп булды. Моның җитди сәбәбе дә бар: театраль Сабантуйны ачу тантанасында быел 22-27 август көннәрендә Казанда Worldskills стандартлары буен­ча үткәреләчәк дөнья чемпионатының флагы тәкъдим ителде.
  • 16 август 2019 - 09:42
    Театраль Сабантуйда батырны тәкә белән машина, тамашачыны чәй табыны көтә
    17 август көнне Теләче районында театраль Сабан туе узачак. Быел бәйрәм уникенче тапкыр узачак.
  • 8 август 2019 - 17:53
    Киләсе атнада узачак театраль Сабан туе хакында кызыклы ун факт
    17 август көнне Теләче районында театраль Сабан туе узачак. “Шәһри Казан” хәбәрчесе әлеге бәйрәмгә кагылышлы кызыклы фактларны туплады.
  • 2 июль 2019 - 12:15
    Бер горурлык хисе
    Халкыбызны бар дөньяга таныткан, күптән инде Татарстан чикләрен үтеп чыккан Сабан туе бәйрәме кыр эшләре, авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Язгы чәчүләр тәмамлангач билгеләп үткән аны халкыбыз. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул чып-чын авыл бәйрәме. Шуңадыр, менә унынчы ел инде Бөтенроссия авыл Сабан туе исеме астында ил күләмендә дә уздырыла. Быел да 29 июнь көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында гөрләде ул. Аның беренчесе дә Самара өлкәсенең Гали авылында узган булган. Самаралылар бу юлы да бәйрәмнәрне ничек уздырырга кирәклеген бөтен илгә күрсәттеләр.
  • 18 июнь 2019 - 14:10
    Казанның Сабантуй мәйданнарына ничек барырга?
    Казанда дүрт Сабан туе мәйданына өстәмә автобуслар, шаттллар һәм электричка йөриячәк. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов сөйләде.
  • 16 июнь 2019 - 09:45
    Казан Сабан туенда иң матур чиккән сөлгене күрсәтәчәкләр
    23 июнь көнне Казан Сабан туе узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, төп бәйрәм чарасы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта үтә. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны халык күңел ачулары, иҗади мастер-класслар, кул эшләре ярминкәсе һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.
  • 12 июнь 2019 - 15:00
    Тәкә түгел машина кирәк!
    Татарстан, Россия буенча Сабан туйлары гөрли. Милли бәйрәм узган саен, халык көрәштә кем баш калуын, кайсы районга машинада җилдереп кайтып китүен барлый. Абсолют батырга машина бирелүе гадәти күренешкә әйләнеп китте инде хәзер. Ләкин зур бүләк көрәшчеләр арасында әледән-әле ризасызлык тудырып тора.
  • 11 июнь 2019 - 15:00
    Сабантуй мизгелләре
    Сабан туе! Исеме үк милли рух биреп тора аның. Балачак, яшьлек хатирәләрен дә искә төшерә. Татарны татар иткән, бар дөньяга таныткан, бергә җыйган иң матур бәйрәмнәребезнең берсе ул. Моны беркем дә инкарь итә алмас. Шулай булмаса, аны татар яши торган иң ерак төбәкләрдә дә: Америкада һәм Австралиядә дә шаулатып үткәрмәсләр иде. Шулай да Сабан туеның күңелләргә уелып калыр иң җете бизәкләре безнең үзебездә – Татарстаныбызда. Узган шимбә-якшәмбедә Сабан туе мәйданы республикабыз авыл-шәһәрләрендә гөрләде. Бүген укучыларыбызга аларның кайберләрендә «булу» мөмкинлеге бирәбез. Сабан туеның асылын саклап калырга иде!
  • 9 июнь 2019 - 08:00
    Казанда иң матур Сабантуй сөлгесе бәйгесе бара
    Иң яхшы Сабантуй сөлгесен бәялиләр. Әлеге бәйгене Казанның Киров һәм Мәскәү районы игълан иткән. Иң матур сөлгеләрне 23 июнь көнне Аккош күлендәге Сабантуй музенда күреп булачак.
  • 14 июль 2018 - 09:25
    Төркиянең Анталия шәһәрендә Сабан туе узды
    13 июль көнне Төркиядәге Анталья татарлары беренче тапкыр Сабан туе бәйрәме уздырды.
Реклама