16+

Актёр Сергей Шәкүров ковид йоктырып хастаханәгә эләккән

78 яшьлек актёр октябрь аенда ук вируслы пневмония йоктырган булган.

78 яшьлек актёр октябрь аенда ук вируслы пневмония йоктырган булган.

Танылган актёр Сергей Шәкүров коронавирус йоктырып, хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итә Телеграм каналларның берсе.
Сергей әфәнде октябрь аенда ук вируслы пневмония белән авырткан. Аны хастаханәгә салганнар. Аннан ул савыгып чыккан. Хәзер актерның хәле кискен начарайган һәм кабат хастаханәгә дәваланырга яткан.
Әмма артистның хатыны бу мәгълүматны кире каккан. "Сергей хәзер съемкаларда. Аның хәле әйбәт", - дигән ул "РИА Новости" агентлыгы хәбәрчесенә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading