16+

Алабуга районына яңа башлык билгеләнде

Татарстанның Ютазы районының элеккеге башлыгы Рөстәм Нуриевка республиканың Алабуга районын җитәкләргә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген район Советының чираттан тыш утырышында бишенче чакырылыш Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Алабуга районына яңа башлык билгеләнде

Татарстанның Ютазы районының элеккеге башлыгы Рөстәм Нуриевка республиканың Алабуга районын җитәкләргә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген район Советының чираттан тыш утырышында бишенче чакырылыш Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Рөстәм Нуриевка эре икътисади үзәкләрнең берсе - Алабуга шәһәрен җитәкләргә тәкъдим ителде. Бу да аның эшенә бәя», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Утырышта Татарстан Ютазы районы башлыгы һәм район Советы депутаты Рөстәм Нуриевның, башка эшкә күчүе сәбәпле, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы һәм Алабуга район Советларының чираттан тыш утырышларында катнаша.

Рөстәм Нуриев 1969 елның 28 июнендә Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә туган. 2002 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университетын, 2008 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган.

Төрле елларда Төмән өлкәсенең «Урьевнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы булып эшләгән. Татарстан Көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы директоры, Татарстан Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, Татарстан Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, аннары аның җитәкчесе булган.

2012 елның октябрендә Ютазы муниципаль районы, Урыссу бистәсе башлыгы итеп сайланган.

Татар-информ
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading