16+

Алабугада өч ел элек бер кыз баланы мәсхәрәләгән пенсионерны кулга алдылар

2013 елда икенче сыйныфта укучы кыз баланы мыскыл иткән вәхши кулга алынган: Алабуганың полиция хезмәткәрләре 67 яшьлек биредә яшәүче ир-атны тоткарлаган.

2013 елда икенче сыйныфта укучы кыз баланы мыскыл иткән вәхши кулга алынган: Алабуганың полиция хезмәткәрләре 67 яшьлек биредә яшәүче ир-атны тоткарлаган.

2013 елның 19 февралендәдә 8 яшьлек кыз балага ул 4 нче гимназиядән ерак түгел урында кызның укудан кайтып торуын көтеп торган һәм чокырлы урынга алып кергән дә мыскыл итеп качкан. Тоткарланучы гаебен тулысынча таныган. Җинаятьне ни рәвешле кылуын да сөйләп биргән.

Өч сәгатьләп кар өстендә аңсыз яткан кыз баланы үтеп баручы ике егет табып хастаханәгә илткән иде. Ни кызганыч, ул вакытта җинаятьчене "кайнар эздән" тота алмадылар. Фотороботы төзелгәннән соң аны ил буенча эзләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading