16+

Алабугада Украинада һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Хушлашу "Җәмиг" мәчете территориясендә узды.

Хушлашу "Җәмиг" мәчете территориясендә узды.

Бүген Алабугада яшәгән, Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Рамил Шабуровны соңгы юлга озаттылар.
Аның белән хушлашу «Җәмиг» мәчетендә узган. Хәрби белән хушлашу тантанасына район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков, Алабуга ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов килгән иде.

"Рамил һәрчак шат күңелле, бик мәрхәмәтле кеше, җаваплы хәрби иде. Украинага үз теләге белән китте", - дип сөйләде аның якыннары. Геройны соңгы юлга озатырга алабугалылар – хезмәттәшләре, дуслары, хезмәттәшләре килгән.

«Теләсә нинди катлаулы хәлләрдә ул елмая белде. Хәзер ул юк инде, әмма һәрвакыт янәшәдә булачагын беләм. Ул безнең өчен дә, хәтта ил өчен дә чын герой булды һәм шулай булып калачак та. Нәкь менә аның минем әтием булуына бик шатмын. Аңа бик рәхмәтлемен һәм чиксез яратам", - дип уртаклашты аның олы кызы Радалья Шабурова.

Фото: Новая Кама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading