16+

“Алар безнең​ бриллиантларыбыз”: БДИны кемнәр 200 баллга биргән?

Татарстанда быел мәктәпне тәмамлаучыларның 236​ сы​ БДИны 100 баллга тапшырган.

Татарстанда быел мәктәпне тәмамлаучыларның 236​ сы​ БДИны 100 баллга тапшырган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, республика БДИ буенча 100​ балл​ җыючылар саны ягыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае белән бер дәрәҗәдә тора.
Быел, мисал өчен, БДИ тапшыручыларның 256​ сы​ төрле фәннәрдән 100​ әр​ балл​ җыйган.​ Шуларның​ 236​ сы​ 2021 елда мәктәпне тәмамлаучылар.
Узган уку​ елларындагы​ кебек үк икешәр фәннән 100​ әр​ балл​ җыйган укучылар да бар. 2019 елда андыйлар саны 10, 2020 елда 17, быел 11 булган. Әлеге исемлектә Балтачтан Гөлшат Әхмәтова (рус теле, җәмгыять белеме), Казаннан​ Елезавета​ Бельская​ (рус теле, информатика), Казаннан Алмаз​ Вакилов​ (химия, биология), Казаннан Әмир Гарифуллин (рус теле, информатика), Казаннан Камилла Гатина (рус теле, химия), Яр Чаллыдан Алексей​ Грунский​ ( профильле математика, информатика), Казаннан Полина​ Клейдман​ (профильле математика, информатика), Казаннан Вячеслав Матвеев (химия, биология), Казаннан Камил Насретдинов (профильле математика, информатика), Яр Чаллыдан Софья Петрова (тарих, җәмгыять белеме), Әлмәттән Айнур Сабитов (рус теле, информатика) бар.
“Алар безнең​ бриллиантларыбыз”, - ди министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading