16+

Алдагы көннәргә һава торышы кискен үзгәрә

ТР Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, 24 майга каршы төндә төбәк территориясендә һавада һәм туфракта кырау көтелә.

ТР Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, 24 майга каршы төндә төбәк территориясендә һавада һәм туфракта кырау көтелә.

Һава температурасы 3 градуска кадәр түбәнәя. Көндез 18 градуска кадәр җылына, ә республиканың көнбатышында 20 градуска кадәр. Явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыш җилнең тизлеге  секундына 12 метрдан артмаячак. 

25 майда, төнге һәм көндезге температуралар шактый югары булачак. Төнлә һава +3, +8 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнбатышында + 12гә кадәр, ә көндез +24, +29 градус. Шул ук вакытта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яңгырлар булуы ихтимал. Көнбатыштан килгән җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading