16+

Алексей Морозов иртәгә соңгы тапкыр уйнаяча

Легендар хоккейчы Алексей Морозов - "Ак Барс" хоккей клубы тарихында якты эз калдырган уенчыларның берсе.

Легендар хоккейчы Алексей Морозов - "Ак Барс" хоккей клубы тарихында якты эз калдырган уенчыларның берсе.

Ул ике тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булды, Алексей Морозов капитан чагында "Ак Барс" ике мәртәбә Гагарин Кубогын отты, 3 тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Иртәгә исә Казанның Спорт сараенда "Ак Барс"та 9 сезон уздырган Алексей Морозов белән хушлашу матчы узачак. Әлеге чарага Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры итеп билгеләнгән Алексей Морозовның үзе белән бергә чыгыш ясаган хоккейчылары - Данис Зарипов, Сергей Зиновьев, Алексей Терещенко, Александр Степанов, Андрей Первышин, Алексей Чупин, Алексей Бадюков, Фред Брэтуэйт, Виталий Прошкин, Алексей Емелинны, шулай ук Александр Овечкин, Илья Ковальчук, Евгений Малкин, Александр Радулов һәм башкалар да килер дип көтелә. Алексей Морозовны Россия күләмендә зур спорттан бер тапкыр озатканнар иде. Бу юлы ул Казан бозында соңгы тапкыр уйнаячак. Алексей Морозов спортчы карьерасын 37 яшендә ук тәмамлады. "Барысы турында ныклап уйладым һәм хоккейчы карьерасын тәмамларга булдым. Клубтан клубка күчеп, нәрсәдер эзләп йөрисем килми. Мин беркайчан да алай эшләмәдем. Хис-кичерешләргә бәйле рәвештә туган карар түгел бу. Гаиләм белән киңәшләштем, дустым Илья Ковальчук белән сөйләштем. Ул миңа яхшырак әзерләнеп, тагын бер-ике ел уйнарга киңәш итте. Әмма ахыр чиктә шушы карарга килдем", - ди Андрей үзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading