16+

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар шатлыклары белән уртаклашты

Төхвәтуллиннарны чын күңелдән котлыйбыз!

Төхвәтуллиннарны чын күңелдән котлыйбыз!

Алия Карачурина-Төхвәтуллинаның шушы көннәрдә Россиядә тыелган социаль челтәрдәге аккаунтын җимерүләре турында язган идек. Бүген җырчы, ниһаять, үз аккаунтыннан элемтәгә чыкты. Димәк, "төзәтү" эшләре уңышлы тәмамланган һәм җырчының 100 меңнән артык язылучысы аның турында янә хәбәрдар була алачак.

Икенче шатлыклары, әлбәттә, зуррак. Бүген яшь әнине һәм сабыйны бала тудыру йортыннан чыгарганнар. Бу хакта да Алия үзенең сторисларында хәбәр итте. Башта алар улы белән әтиләренең килгәнен көттеләр. "Безнең бар да әйбәт, улым белән әтисен көтәбез. Бар да яхшы, кәефләр күтәренке" дип хәбәр итте ул. Ришат та читтә калмады. Баланы кулына алгач та, "Яратып, тыныч кына үзенә карыйсым килә. Бер тавышы да чыкмый", дип шатлыгы белән уртаклаша бәхетле әти. Аннан соң ул өчәү бергә төшәкн фотоларын куеп, "Без өйгә кайтабыз, без хәзер өчәү" дип язып, аерым пост та урнаштырган.

Төхвәтуллиннарны чын күңелдән котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

46

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бэхетле бала булсын.Гаилэ бэхетле телим!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Бэхетле саулыклы озын гомерле булыгыз балакайлар, яратып яратылып яшэгез!!!

      Мөһим

      loading