16+

Алимент түләмәүчеләргә көн бетә

Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләргә административ җәзаны катгыйландырырга җыена, дип хәбәр итә "Известия".

Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләргә административ җәзаны катгыйландырырга җыена, дип хәбәр итә "Известия".

Әгәр дә әти-әни баласына алимент түләүдән кача икән, аңа 20 мең күләмендә штраф яки 10-15 тәүлеккә кулга алу каралган. Хезмәткә яраксыз әти-әнисен акча белән тәэмин итмәгән балигълык яшендәге балаларга карата да җәза кулланылырга мөмкин. Алимент түләмәгән өчен бер елга кадәр мәҗбүри эш, өч айга кадәр кулга алу яисә бер елга иректән мәхрүм итү кебек җәзалар кертергә кирәк, дип тәкъдим итә министрлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading