16+

Алимент түләмәүчеләрне төрмәгә утыртачаклар

Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенә дә үзгәреш кертелде.

Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенә дә үзгәреш кертелде.

Россия Президенты Владимир Путин алиментны тулы күләмдә түләмәгән өчен җаваплылыкка кагылышлы законнар пакетын имзалады.

Закон буенча Җинаять кодексының «Балаларга яки эшкә яраксыз әти-әнисенә алимент түләмәгән өчен» маддәсенә төзәтмәләр кертелә. Аның буенча алимент түләмәүчегә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Хәзер бурычларын түләгән алиментчы җаваплылыктан азат ителәчәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Моннан тыш, Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенә дә үзгәреш кертелде. Аның буенча ике ай дәвамында алимент түләмәгән кешегә төзәтү эшләре, 10-15 тәүлеккә кулга алу яки 20 мең сум күләмендә штраф яный, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куп хаты кыз бала таба да, аннан мин сине яратмаганмын икэн дип я бутэн гэеп таба,Андыйларны мин кешегэ санамыйм да инде ,алименты тулэу тугел чыбыркы бн ярыр идем

    Мөһим

    loading