16+

Алинә Заһитова карьерасын тәмамлау турында нәрсә уйлый?

Алинә япон телевидениесенә биргән әңгәмәсендә бу уңайдан әле дә төгәл карар кабул итмәве турында әйткән.

Алинә япон телевидениесенә биргән әңгәмәсендә бу уңайдан әле дә төгәл карар кабул итмәве турында әйткән.

«Шуны гына әйтә алам: программамны камил дәрәҗәгә җиткерәсем килә. Форманы югалтмас өчен һәм гомумән намусым да тик утырырга ирек бирми”, дигән ул.
Аның сүзләренчә, ул әле үсәргә һәм яңа элементлар өйрәнергә дә тели. Киләсе елга турнирларда да катнашырга уйлый икән.

Фильм төшерүдә спортчының тренеры Этери Тутберидзе да катнашкан. “Ул безгә ”мине мәҗбүр итүдән туктагыз” дип кенә әйтте. Ул гел карьерасын туктата, ә без кире кайтара идек. Бу сезонда исә чынлап та мәҗбүр итмәдек”, – дигән ул.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading