16+

Алинә Заһитованы Тутберидзе ни өчен куып чыгарган?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең бер әңгәмәсендә Тутберидзеның аны ничек итеп төркемнән куып чыгаруы турында сөйләгән. 

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең бер әңгәмәсендә Тутберидзеның аны ничек итеп төркемнән куып чыгаруы турында сөйләгән. 

– Унике яшемдә мин Тутберидзе группасына эләктем. Башта Мәскәүгә әни белән киттем, тик Этери Георгиевна әнигә, мине күнегүләрдән читләштермәсен дип, янымда булмаска кушты, гәрчә мондый хәлнең беркайчан да булганы булмаса да. Шуннан соң минем янга әнинең әнисе – Надилә әби килде. Әбигә мин бик рәхмәтлемен, ул алты ел буе минем белән Мәскәүдә булды. Башта без туганыбызда яшәдек, чөнки фатир арендаларга акча юк иде.

Һәм һәр иртәне без "Елга вокзалы"ннан метро белән "Беляево"га кадәр "Хрустальный" боз сараена бардык. Мин җидедә тора идем. Тренировкалар уннан башлана, һәм кичке унбердә генә мин өйгә кайтам.

Фигуралы шуу осталарының чыгышларын телевизордан караган кешеләр кайчакта моңа күпме көч киткәнен аңламый. Безнең шундый спорт төре, анда сиңа никадәр авыр булуын күрсәтергә ярамый, барысын да җиңеллек белән эшләргә кирәк. Шуңа күрә тимераякта шуу бөтенләй кыен түгел кебек тоела, ә чынлыкта моның артында бик күп хезмәт тора.
–    Тутберидзедан бер тапкыр да өеңә кайтып китәсең килмәдеме? 
–    Китәргә?.. Юк, әмма мине куып чыгардылар бит. Этери Георгиевна әйткәнчә, мин ялкау идем. 12 яшькә кадәр мин Ижевскида шөгыльләндем – провинциядә, бездән анда алай ук күп таләп итмәделәр. Һәм Тутберидзе төркеменә эләккәч, миңа үземнән мөмкин булган кадәр “сыгам” кебек тоелды. Ләкин, күрәсең, бу гына җитәрлек булмаган. Миннән нәрсә теләүләрен аңламадым. Менә өчле сикерүләр барлыкка килә башлады (Ижевскида мин аларны эшләмәдем). Һәм шунда тренировка вакытында мин кулымны сындырдым. Ярышларга махсус җиңел лангетка белән киттем, анда аякны да сындырдым. Ижеыскига ике гипс белән кайтып кердем – җәрәхәтләрдән соң тернәкләнергә. Вакыт үтте. Гипсларны алдылар, мин туган шәһәремдә бераз күнекмәләр алдым да Мәскәүгә киттем. Һәм беренче күнегүләрдә үк Этери Георгиевна миңа: «Мин сезне куып җибәрәм», – ди. Әлбәттә мин борчылдым. Әмма нәрсә эшләргә? Шул ук бозда башка тренерга – Анна Царевага күчтем. Мин аңа да рәхмәтле. Мине шундый катлаулы вакытта алды. Тик минем барысы да барып чыкмады. Шуннан Ижевскка китәргә булдым. Без әби белән чәчәк бәйләме сатып алдык та, Этери Георгиевнага бүләк итеп, аңа рәхмәт әйтергә һәм саубуллашырга дип килдек: «Без Мәскәүдән китәбез, сезгә барысы өчен дә рәхмәт» дидек. Ә ул: «Әйдәгез, тагын бер тапкыр сынап карыйк», – диде. Ни өчен ул мондый карар кабул итте, белмим, мөгаен, анысын аңардан сорарга кирәктер, – дигән Заһитова.

Чыганак: 7days.ru

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading