16+

Алия Исрафилова: "Тыңлый башласаң, диннән чыгып китәргә дә ерак түгел"

Җырчы инстаграмда язылучыларының сорауларыннан соң туган фикере белән бүлешкән.

Җырчы инстаграмда язылучыларының сорауларыннан соң туган фикере белән бүлешкән.

"Сторисларда биргән сораулар арасында килеп чыккан "Намаз укыган кеше сәхнәдә җырлап йөрми!" дигән гаепләүдән соң бик күпләр мине яклап директка яздылар. Кайберәүләр, Алия, намаз укыганыңны әйтмәскә иде, дип тә җибәрәләр. Әйтерсең мин ниндидер җинаять эше кылам! Мин аңлыйм инде аларның нишләп алай әйтүләрен. Аллаһка табыну кеше белән Аллаһ арасында гына булырга тиеш. Ләкин, сүз уңаеннан әйткән сүз булгач, бик "диндар" кешеләргә мине тәнкыйтьләр өчен сәбәп табылды. Тик минем бер кылым да селкенмәде, борчылмагыз. Унбиш елдан артык сәхнәдә бит инде мин. Атна саен йөзләгән, кайвакыт меңләгән кеше каршына менеп басам. Тик шул йөз кешенең һәрберсе мине ярата, миңа соклана дигән уй белән беркайчан да алданганым булмады. Гомумән, ул йөз кеше минем турында нәрсә уйлый микән, дигән сорау хәтта туып та караганы юк. Аларны уйлый башласаң, сәхнәгә менмәс тә идем, куркудан. Сәхнә минем өчен, беренче чиратта, ул иҗат. Иҗат белән үземнең арага мин бер кешене дә кертмим. Кешеләр тегеләй ярата, кешеләр болай ярата, дип кеше фикере артыннан куып йөрсәм, мин бөтенләй башка Алия булыр идем. Кешеләр такмак ярата, тиз, дәртле җырлар ярата, кызык-мызык, анекдот сөйләгәнне ярата, син дә шулай эшлә, популяр булырсың, дигән сүзләрне мин бик еш ишетәм. Ләкин ул санап киткән нәрсәләрнең берсен дә мин яратмыйм шул. Үземә ничек ошый, шулай эшлим. Аллаһка табыну эшендә дә шулай. Яулыкны тегеләй бәйлә, бармакларны болай бор, дип өйрәтеп торучылар муеннан. Аларны тыңлый башласаң, диннән чыгып китәргә дә ерак түгел. Тик монда да мин үз юлымда. Дөресме, дөрес түгелме, Ахыйрәттә генә белербездер, мөгаен. Шуңа күрә, телегезне әрәм итеп, мине өйрәтергә тырышмагыз, диюем. Бик каты киңәш кирәк булса, үзем сорармын, яме?" дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading