16+

Алия Карачурина: "Артистларга негатив сүзләр язмагыз, безгә дә авыр"

Җырчы Алия Карачурина илдәге вәзгыять аркасында концертлар кую-куймау турында үз фикерен җиткерде.

Алия Карачурина: "Артистларга негатив сүзләр язмагыз, безгә дә авыр"

Җырчы Алия Карачурина илдәге вәзгыять аркасында концертлар кую-куймау турында үз фикерен җиткерде.

“Мондый авыр вакытларда бердәм булырга, яхшыга гына өметләнергә, дога кылырга кирәк. Артистларга, блогерларга негатив сүзләр язарга кирәкми. Без дә шундый ук кешеләр. Без барысын да күрәбез, уйлыйбыз, борчылабыз. Без - артистларны да шундый ук моңсу халәттә күрергә телиләрме икән? Безнең дә максатлар, керем китерә торган эшебез бар. Безгә дә авыр. Ләкин минемчә, мондый авыр минутларда моңлы җырларыбыз, концертларыбыз аз гына булса да кеше хәлен җиңеләйтәчәк, көч бирәчәк”, - ди Алия Карачурина.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading