16+

Алла сакласын! 12 яшьлек бала физкультура дәресеннән соң үлгән

Ростов өлкәсенең бер районында физкультура дәресеннән соң 12 яшьлек бала үлгән. 

Ростов өлкәсенең бер районында физкультура дәресеннән соң 12 яшьлек бала үлгән. 

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 11 февраль көнне бишенче сыйныфта укучы малай физкультура дәресе вакытында спорт залында волейбол челтәренә ябышып башы белән идәнгә егылган. Шул ук көнне кич белән баланың хәле начарлаган һәм аны хастаханәгә илткәннәр. Кызганыч, табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган, ул җан биргән.

Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading