16+

Алла сакласын! Татарстанда 16 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар

Укучы кыз имин гаиләдән булган.

Укучы кыз имин гаиләдән булган.

24 март көнне Яр Чаллының 37 комплексындагы бер фатирда 16 яшьлек укучы кызның үле гәүдәсе табылган. Фаҗига турында беренче булып әнисе белгән, ул әле дә шок хәлендә һәм тикшерүчеләргә нинди дә булса күрсәтмә бирә алмый. 

Билгеле булганча, имин гаиләдә тәрбияләнгән кыз гимназиядә һәрвакыт яхшы билгеләргә укыган һәм әти-әнисенә борчылыр өчен сәбәп тудырмаган. 
Тикшерү суицид версиясенә туктала. Кыз үлем алды хатын калдырмаган, аны үз-үзен үтерүгә этәргән сәбәпләр дә әлегә билгеле түгел.

Әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.
Мәрхүмәне иртәгә күмәчәкләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading