16+

Аллаһ йортында ир кеше үз-үзенә аткан

Ир кеше бирегә еш килә торган булган.

Ир кеше бирегә еш килә торган булган.

Санкт-Петербургтагы храмнарның берсендә ир кеше үз-үзенә кул салырга маташкан. Ул чиркәүгә килеп, тезләнгән, чукынган һәм башына аткан.

“Бу вакытта храмда кеше булмаган диярлек. Чиркәүгә килүчеләр дә, хезмәткәрләр дә зыян күрмәгән. Храмдагы дежур торучылар шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Үз-үзенә кул салырга теләгән ирне хастаханәгә алып киткәннәр”, - дип яза “РИА Новости”.

Билгеле булганча, ир-ат әлеге храмга йөргән. Аның бу адымының сәбәпләре әлегә билгеле түгел. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading