16+

Аллам сакласын: янгында ике өлкән кеше һәм ике сабый һәлак була

Коткаручылар килеп җиткәндә, ялкын бөтен өйне чолгап алган була.

Коткаручылар килеп җиткәндә, ялкын бөтен өйне чолгап алган була.

Башкортстанда янгында дүрт кеше һәлак булган. Алар арасында 3 һәм 5 яшьлек ике бала бар. Фаҗига Ишембай шәһәрендәге Гоголь урамында булган. Коткаручылар килеп җиткәндә, ялкын бөтен өйне чолгап алган була, диелә хәбәрдә.

Урында тикшерүчеләр дә эшли. Республика буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бер катлы торак йортта кич белән янгын чыга. Аны сүндергәндә ир-ат, хатын-кыз һәм ике бала мәете табыла.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading