16+

Алма-Ата хостелында янгын аркасында Татарстан егете дә һәлак булган

Утызынчы ноябрьдә Алма-Атада хостельдә янгын аркасында тугыз казахстанлы, ике Россия гражданы һәм ике Үзбәкстан гражданы һәлак булган.

Утызынчы ноябрьдә Алма-Атада хостельдә янгын аркасында тугыз казахстанлы, ике Россия гражданы һәм ике Үзбәкстан гражданы һәлак булган.

Шәһәр полициясе департаментының тикшерү идарәсе начальнигы урынбасары Айбат Мурзамадиев кешеләрнең һәлак булу сәбәпләренең беренчел версиясен раслады. Алар барысы да исле газ белән агуланган. Янгын подвалдан чыккан.

Һәлак булган кешеләрнең исемнәре туганнары тарафыннан танылганнан соң ачыкланачак, дип белдергән Казахстанның гадәттән тыш хәлләр министры Сырым Шәрипханов.
Министр сүзләренчә, һәлак булган 13 кеше танылган, аларның туганнарына хәбәр ителгән.

 Кайбер мәгълүматлар буенча, Чаллы егете 22 яшьлек Надир Абдусаламов Алма-Атада хостелда чыккан янгында һәлак булган. Егет Чаллыда туган, мәктәптән соң Казанга КДЭУга укырга кергән. Тиздән укуын ташлап өенә кайтып китә.  Сыйныфташы сүзләренчә, инвестицияләр кертергә тырышкан. Абдусаламовның әтисе янгын турында белмәвен ышандыра. Кече сеңлесе егетнең Казахстанда булуын раслаган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading