16+

"Альпари" кибете сатучысын үтерүче ир төрмәдән котылган

Август аенда Казандагы "Альпари" кибете сатучысын үтерүче 30 яшьлек ир-атны кулга алганнар иде.

Август аенда Казандагы "Альпари" кибете сатучысын үтерүче 30 яшьлек ир-атны кулга алганнар иде.

Фаҗига алдыннан, туган көнен бәйрәм итәргә дип, махсус интернаттан ир кешене әнисе берничә көнгә алып чыккан була. Шаһитләр сүзенчә, ир кибеткә берничә тапкыр кереп чыга, сатучы кыз ярдәм итү максатыннан аңа мөрәҗәгать иткәннән соң, ул аны пычак белән чәнчегән, ә яралы кыз ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җиткәнче үлгән.

Ир кешенең тикшерү үткәргәннән соң, психик авыру булуы ачыкланган, ул хәзер махсус дәвалау курсы уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading