Алсу белән Динә Гарипова Мәскәүдә Татарстан көннәренә багышланган концертта катнашачак
5-7 июльдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уза. Әлеге хөрмәттән Халыкара музыка йортында оештырылган тантаналы концертта Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова да чыгыш ясыячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
5-7 июльдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уза. Әлеге хөрмәттән Халыкара музыка йортында оештырылган тантаналы концертта Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова да чыгыш ясыячак.
Шулай ук кичәдә Татарстанның атказанган артистлары Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина һәм Мәликә Разакова, Зур театр солисты Марат Гали белән Россиянең атказанган артисты Ольга Гурякова, яшь талантлы башкаручылар Рузил Гатин, Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Минһаҗева һәм башкалар катнаша.
«Новая музыка» камера оркестры белән бергә хореография номерларын танылган ике коллектив – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Казан» ансамбле тәкъдим итәчәк.
5 июльдә, Татарстан Республикасы делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.
6 июльдә, Мәскәүнең «Коломенское» Дәүләт музей-тыюлыгында тугызынчы тапкыр «Сабантуй-2019» гомумшәһәр бәйрәме узачак.
7 июльдә Мәскәү ипподромында «Татарстан Республикасы призларына ат чабышлары» узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейболчыларын кабул итте
-
#Җәмгыять
Казан илләрне очраштыра, таныштыра һәм хезмәттәшлек урнаштыра
-
#Кыскача яңалыклар
Татар дин әһелләре форумында 74 төбәктән 1049 делегат катнашачак
-
#Төрлесе
Ике иремне дә яратам
-
#Бөек Җиңүгә 80 ел
«Үлемгә күзгә-күз, йөзгә-йөз карадым»
Комментарийлар