16+

Алтай краенда Татарстан кызы машина астында калып һәлак булган

Татарстан кызы Алтайга туй сәяхәтенә баргач һәлак булган.

Татарстан кызы Алтайга туй сәяхәтенә баргач һәлак булган.

Акташ авылы янында урнашкан Боро-тал үзәнлегендә 15 июльдә бәхетсезлек очрагы килеп чыга, Татарстанда яшәүче 26 яшьлек кыз һәлак була. Бу хакта  «Новости Горного Алтая» басмасы хәбәр итә.

Nissan X-Trail машинасын йөртүче Санкт-Петербургта яшәүче 32 яшьлек ир машинаны тау битендә туктата һәм салоннан чыга. Автомобиль ни сәбәпледер түбәнгә тәгәрәп төшә башлый.
Бу вакытта салонда аның хатыны утырган була. Ул куркып машинадан чыгарга тырышып карый, ләкин автомобильнең алгы сул тәгәрмәче астында кала.

Алынган җәрәхәтләрдән кыз Ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

«Комсомольская Правда-Казан» хәбәр иткәнчә, һәлак булган кыз Бөгелмәдән булган. Мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербургка киткән. Биредә медицина университетын тәмамлаган, белгечлеге буенча эшкә урнашырга ниятләгән.

8 июльдә Эльвира 32 яшьлек Алексейга кияүгә чыга һәм яшь пар Алтай Республикасына туй сәяхәтенә китә. Биредә алар машинаны арендага алалар һәм истәлекле урыннарны карарга китәләр. 

Мәрхүмәнең туганнары фикеренчә, машина механизмнары төзексез булырга мөмкин. Алексей үзе шок хәлендә.

Фото: Алтай буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading