16+

Алты яшьлек малайның үле гәүдәсен тапканнар

Бала 31 майда югала.

Бала 31 майда югала.

Актаныш районында фаҗига килеп чыга.

"Актаныш буалары" дамбасы янында алты яшьлек малайның үле гәүдәсе табыла. Баланың баш арты ярылган була.

2014 елда туган малайның юкка чыгуы турында хәбәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча дежур частена 31 майда иртән "02" телефоны аша килеп ирешә. Тиздән полиция хезмәткәрләре яр буе зонасында бала киемнәрен табып алалар.

Сулыктан ун метр ераклыкта, әрәмәлекләрдә, җилкә чокыры ярылган малайның җансыз гәүдәсе ята. «Кече яшьтәге кешене» үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли. Гадәттән тыш хәл урынына район прокуроры Рамил Аскаров килгән. Район прокуратурасы, күзәтчелек ведомствосы башлыгы Илдус Нәфыйков кушуы буенча, җирле органнарның балигъ булмаганнарның арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм аларны күзәтүчәнлек эшен бәяләү максатында тикшерү башлады.

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура тарафыннан аерым контрольгә алынган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading