16+

Алты яшьлек малай сеңлесенә аткан

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә алты яшьлек малай уйнаганда өйдә табылган мылтыктан дүрт яшьлек сеңлесенә аткан, дип хәбәр итә ТАСС.

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә алты яшьлек малай уйнаганда өйдә табылган мылтыктан дүрт яшьлек сеңлесенә аткан, дип хәбәр итә ТАСС.

Мәгълүматларга караганда, әлеге хәл кичә кич килеп чыга. Хокук саклау органнарына дүрт яшьлек кыз бала гәүдәсе табылу турында хәбәр килеп ирешә.

Тикшерү органнары саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлне тикшерүгә төбәкнең тәҗрибәле криминалистлары, тикшерүчеләре җәлеп ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading