16+

"Алтын битлек" кемгә булыр?

Быел Мәскәүдә узучы "Алтын битлек" Россия халыкара театр фестивалендә Татарстаннан ике спектакль тәкъдим ителәчәк.

Быел Мәскәүдә узучы "Алтын битлек" Россия халыкара театр фестивалендә Татарстаннан ике спектакль тәкъдим ителәчәк.

12 апрель көнне Мәскәү курчак театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниевның "Сак-Сок" (Яр Чаллы курчак театры) спектакле күрсәтелә. Ул «Курчак театрында иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы рәссам эше» дигән номинацияләрдә тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, "Һөнәр" фестивале вакытында әлеге спектакль Казан тамашачысына да күрсәтелгән иде. Бу көннәрдә ул кабат Казан сәхнәсендә куелыр дип көтелә.

Казан яшь тамашачы театры куйган «Из глубины... (Художник Винсент Ван Гог)» дигән спектакль 14 апрель көнне сәхнә тотачак. ТЮЗ беренчеләрдән булып "Алтын битлек" премиясенә ия булучы театр икәнен дә онытмаска кирәк. Моннан егерме ел элек Борис Цейтлин куелышындагы "Буря" спектакле "Алтын битлек" премиясенә ия булган иде.
Җиңүчеләр 19 апрельдә билгеле булачак.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading