16+

Җәмәгать транспортына билет бәясе арттырырга җыеналар. Күпмегә?

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты хәзерге вакытта Казаннан җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен арттыру турындагы гаризаны карый, дип яза trt-tv.ru.

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты хәзерге вакытта Казаннан җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен арттыру турындагы гаризаны карый, дип яза trt-tv.ru.

Казанның пассажирлар ташучылары юл бәясен 16 процентка, ягъни 6 сумга арттырырга сорый: акчалата билет алганда – 42 сумга кадәр, ә банк һәм транспорт картасы буенча 38 сумга кадәр күтәрергә. Шулай ук йөз тапкыр йөрү өчен билет бәясен 25 сумнан 30 сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Тарифлар буенча республикасы дәүләт комитеты 2020 елдан 2022 елга кадәрге чорда транспорт компанияләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясый. Бу анализ кысаларында ягулык бәясе, техник хезмәт күрсәтү чыгымнары, хәрәкәтчән составны ремонтлау һәм хезмәт өчен түләү фонды өйрәнелә. 2024 елга яңа бәяләрне дәүләт комитеты декабрь ахырында раслаячак, дип планлаштырыла. Үзгәрешләр киләсе елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading