16+

Америка егетләре Сабага кайтып көрәшергә өйрәнгән

Көрәш буенча уңышларга ирешергә телисең икән, ныклап спорт белән шөгыльләнергә, югалып калмаска, үҗәт булырга кирәк.

Америка егетләре Сабага кайтып көрәшергә өйрәнгән

Көрәш буенча уңышларга ирешергә телисең икән, ныклап спорт белән шөгыльләнергә, югалып калмаска, үҗәт булырга кирәк.

Яшьләр белән эшләүче Татарстанның иң танылган тренерларының берсе Илдар Ермолаев та үзенең шәкертләрендә әнә шундый сыйфатлар тәрбияли. Аның тырышлыгы белән Саба егетләре көрәш белән "җенләнгән". Хәер, районда гына түгел, ә чит илдә дә танылган инде ул.

— Быел Америкадан Сабага кайткан малайлар көрәш түгәрәгенә килеп, төрле алымнарны өйрәнделәр, - дип сөйли тренер үзе, - Әниләре Сабаныкы, үзләре Вашингтон шәһәрендә яшиләр, бирегә кунакка кайтканнар. Грек-рим, ирекле көрәш түгәрәгенә йөрделәр. Олысының исеме Зәкәрия, кечесе Иса исемле. Күп кенә ярышларда җиңүче булганнар. Татарча да, инглиз телендә бик иркен аралашалар. Чит илдә яшәсәләр дә, әти-әниләре татар халкына хас көрәш төрләренә, телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алган. Башкалар да алардан үрнәк алсын иде.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading