16+

Ана капиталы программасы озайтыла

Россиядә ана капиталы программасы 2021 елдан соң да озайтылырга мөмкин.

Россиядә ана капиталы программасы 2021 елдан соң да озайтылырга мөмкин.

Ил хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова шулай дип белдергән. Вакыйгаларның ничек буласын алдан әйтә алмыйм, әмма минем уемча, ана капиталы программасының дәвам ителүе бик мөмкин, дигән ул. Аныңча, ана капиталы – гаиләләр өчен бик зур ярдәм.

– Демография белән бәйле вазгыятьне яхшы дип әйтеп булмый. Без аны шулай булыр дип фаразлаган да идек. Гаиләдә балалар санын арттыру өчен мөмкинлекләр булдыру максатыннан, бөтен көчебезне куячакбыз, – дигән Голикова.

Сүз уңаеннан: 2020 елга ана капиталы күләмен арттырырга җыеналар. Бүгенге көндә аның күләме – 453 026 сум, тиздән ул 470 241 сум булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading