16+

Анастасия Заворотнюк танымаслык булып үзгәргән?

Интернетта Анастасия Заворотнюк булырга мөмкин фото йөри. Чынлап та ул булса, актриса танымаслык булып үзгәргән. 

Анастасия Заворотнюк танымаслык булып үзгәргән?

Интернетта Анастасия Заворотнюк булырга мөмкин фото йөри. Чынлап та ул булса, актриса танымаслык булып үзгәргән. 

Интернетта берьюлы берничә пабликта ак-кара фото пәйда булды, анда янәсе рактан интегүче актриса Анастасия Заворотнюк сурәтләнгән. Актрисаның якыннары, ул чирли башлагач та, аның фотосурәтләрен беркая бастырмый һәм массакүләм мәгълүмат чараларына да бирмиләр. Социаль челтәрләрдә бу күзәтү камераларыннан алынган кадрлар дип фаразлана. Хәер, сурәтнең сыйфаты начар булу аркасында басма авторларының мәгълүматы никадәр дөрес булуы турында нәтиҗәләр ясарга мөмкин түгел.
Фотода автомобиль руле артында  ир-ат утырган. Интернет-кулланучылар бу актрисаның ире Петр Чернышев дип фаразлый. Аның белән янәшә ярымяткан хәлендә бер хатын утыра. Блогерлар фикеренчә, бу авыруы аркасында үзгәргән актриса Анастасия Заворотнюк булырга мөмкин. Хатын-кыз тазарган һәм кыяфәте белән рактан үлгән җырчы Жанна Фрискиның соңгы көннәрен хәтерләтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading