16+

Андрей Губин куркыныч авыруга каршы көрәшүе турында ни уйлый?

Андрейны каты ютәл һәм көчле авыртулар җәфалый.

Андрейны каты ютәл һәм көчле авыртулар җәфалый.

Уфада туып-үскән җырчы «Звезды и советы» журналы хәбәрчесенә үзенең тормышы турында сөйли. 90нчы еллар йолдызы куркыныч авыруга каршы көрәшүен һәм кайчан сәхнәгә чыга алачагын белмәвен әйтә. 

Әле 2012 елда ук табиблар аңа йөзенең сул як прозопалгиясе диагнозы куйган. Авыру куркыныч уза, Андрейны каты ютәл һәм көчле авыртулар җәфалый. Андрей бүген үзен ни көткәнен белми, тик ул савыгып, сәхнәгә әйләнеп кайтырга өметләнә.
- Әйе, мин әлегә коточкыч хәлдә, тик мин бит бер атна эчендә велосипедта 100 километр йөрүчеләрнең берсе дә. Әйе, хәзерге фотоларның барысында да арыган хәлдә күренәм. Чөнки көн саен иртәнге биштән аяк өстендә, йокысызлыктан җәфа чигәм. Тик мин һаман да яшәргә телим! Шуңа да яңа җырлар язарга тырышам. Киләчәктә дә бөкере һәм аксак булсам да, яхшы музыкаль номерлар ясый алам дип уйлыйм. Бернинди авыруның да мине үтерергә көче юк! Андрюша болай гына бирешми, - дип белдергән ул журналистка.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading